«Изгелек» үзәгендә «Россиягә хезмәт итәм» дәресе уздырдылар

2025 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

28 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән «Россиягә хезмәт итәм» дигән социаль-педагогик дәрес үткәрелде.

Чара башында белгеч Россия армиясе турында сөйләде. Аннары социаль хезмәтләр алучылар белән «Мариянең биш улы» фильмын карадылар – бу үзенең биш улын фронтка озаткан ана турындагы картина.

Чара азагында Ватанны саклаучы геройларны искә алдылар.

Чарада 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International