ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның 12 анасы өйдә социаль хезмәт ала. Аларга аерым игътибар бирелә.

30 июльдә Министрлыкның Республика ресурс үзәгендә «Һөнәри эшчәнлектә стресска чыдамлык күнекмәләрен формалаштыру» программасы буенча чара узды. Чара террорчылыкка каршы комиссиянең эш планын үтәү кысаларында оештырылды.

«Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр ике мавыктыргыч экскурсиядә булдылар – терлекчелек фермасында һәм кыр киңлегендә.

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Участок социаль хезмәте» практикасы кысаларында кызыклы һәм мавыктыргыч чара – «Күңелле туп» спорт уены үткәрделәр.

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге шәфкать туташы Оксана Пещерова «Карау мәктәбе» стационар технологиясе кысаларында авыру кешеләрне карау мәсьәләләре буенча файдалы чара үткәрде. Чарада социаль-тернәкләндерү бүлеге хезмәтләреннән файдаланучылар катнашты.

«Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Теләче районы үзәк хастаханәсе белән берлектә 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләрен медицина учреждениеләренә илтү эше уңышлы дәвам итә.


30
июль, 2025 ел
чәршәмбе

30 июльдә Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Үзәк психология-медицина-педагогика комиссиясе җитәкчесе, махсус белем бирү мәсьәләләре буенча эксперт Наталья Ермолаева кунакта булды.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина «Дуслар даирәсендә» клубының максатлары һәм планнары турында сөйләде. Төп бурыч – ата-аналар тәҗрибә уртаклаша һәм тиешле ярдәм ала алсын өчен аралашу һәм аларга ярдәм күрсәтү өчен урын булдыру.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Кулинария мәктәбе» түгәрәгендә чираттагы мастер-класс үткәрелде. Бу юлы хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар шарлотка пешерде.

«Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Татавтодор» ААҖ булдылар, анда алар юл тармагы эше белән эчтән таныша алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International