Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Иҗат шатлыгы» түгәрәгенең чираттагы дәресе Городец рәсем сәнгатенә багышланды. Аны хезмәт буенча инструктор Гөлчәчәк Карпова үткәрде.
Белгеч бу рәсемнең нәрсәдән гыйбарәт булуын сөйләде, төсле фотолар күрсәтте. Социаль хезмәт алучылар бу борынгы кәсепнең якты төсләре белән кызыксындылар, аңа хас булган ат, кош-корт, сәүдәгәр тормышындагы күренешләрне карадылар. Катнашучылар шулай ук агач такталарга акрил буяулар белән традицион мотивларны күрсәтергә тырыштылар.
Мондый мастер-класслар, Гөлчәчәк Карпова сүзләренчә, интернат-йортта яшәүчеләрнең күзаллауларын киңәйтә, аларның яңалыкны үзләштерүгә омтылышын стимуллаштыра, фантазияләрен, кулларның вак моторикасын үстерә, командада эшләргә өйрәтә. Нәтиҗәдә аларның тернәкләнү потенциалы арта, когнитив һәм коммуникатив күнекмәләре камилләшә.