Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегенә йөрүче менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен «Без барыбыз да төрле, Ватан бер!» дигән чара уздырдылар. Чараның максаты – ватанпәрвәрлек хисе, ил тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт уяту.
Суицидаль тотышны профилактикалау программасы кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең гаилә белән эшләү буенча белгече Алия Нигъмәтҗанова риск төркемендәге балигъ булмаганнар һәм социаль хезмәт алучылар белән «Кеше тормышында стресс. Стресслы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга» темасына тренинг дәресе үткәрде. психик киеренкелекне киметергә һәм стрессны җиңүнең нәтиҗәле ысулларын табарга өйрәнделәр.
Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Гимнастика көненә багышланган спорт бәйрәме узды. Белгечләр сәламәтлекне саклау һәм яхшы кәеф өчен уңайлы атмосфера тудыручы җайлаштырылган гимнастика күнегүләре белән махсус программа эшләгәннәр иде.
Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган акция үткәрделәр.
Мәктәп елларыннан ук малайлар хезмәт дәресләрендә агачтан әйберләр ясыйлар. Алар үз эшләрен кызларга һәм әниләргә 8 Мартка бүләк итә алалар. Ә өлкәннәр һәм сәламәтлекләре буенча чикләүләре булган, социаль хезмәтләр алучылар өчен бу стресс белән көрәшү ысулы да әле.
«Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Иң кадерле кеше – әни» тематик дәресе узды.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагыларны көндезге эш белән тәэмин итү, Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проектын гамәлгә ашыру кысаларында әһәмиятле психологик чара уздырылды.
Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә фаҗигале тарих битләренә һәм һәлак булганнар истәлеген саклауга багышланган истәлекле чара узды.
Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кызыклы чара узды – педагоглар кулинар мастер-класс үткәрделәр, анда балалар бергәләп таякта пирожныйлар әзерләделәр.
Казандагы «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлек балалары өчен «Курочка Ряба» әкиятен күрсәттеләр.