Мәктәп елларыннан ук малайлар хезмәт дәресләрендә агачтан әйберләр ясыйлар. Алар үз эшләрен кызларга һәм әниләргә 8 Мартка бүләк итә алалар. Ә өлкәннәр һәм сәламәтлекләре буенча чикләүләре булган, социаль хезмәтләр алучылар өчен бу стресс белән көрәшү ысулы да әле.
Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Фәния Гайнетдинова «Ярдәм кулы» программасы кысаларында көндезге тору төркемендә социаль хезмәт алучы белән «Үз кулларың белән бүләк» темасына дәрес үткәрде.
Дәрестә белгеч үз куллары белән эшләнмәләр әзерләүдә булыша. Бераз тырышлык һәм сабырлык йортны бизәү һәм дусларга бүләк итү өчен бик күп матур әйберләр булдырырга ярдәм итә.