ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

30 октябрь – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. 

Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны карау буенча сыйфатлы социаль хезмәт күрсәтү максатында Министрлыкның Республика ресурс үзәгендә 27 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр өйдә социаль хезмәт күрсәтү кысаларында хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәрләр өчен укулар үткәрелде.

Татарстан Республикасының «Җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасының «Халык арасында наркоманияне профилактикалау» процесслы чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында 28 октябрьдә наркотикларга каршы эшчәнлек өлкәсендә профилактик эш алып баручы халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмалары белгечләре өчен онлайн-семинар үткәрелде.

30 октябрьдә, Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә, шәһәр тарих-туган якны өйрәнү музеенда махсус агарту чарасы булды. Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында музей Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә тәрбияләнүчеләр өчен үз ишекләрен ачты.

28 октябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Гаилә ситуацияләре: бер-беребезне аңлыйбыз» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Аны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Светлана Фазлыева оештырды. Чарада өлкәннәр һәм балигъ булмаганнар катнашты.

29 октябрь көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дуслар утырышы узды.

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты волонтерлары Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр янына бардылар.

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Кабак Спасы» комплекслы социаль-психологик чарасы узды.

29 октябрьдә Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балалар белән мошенниклыкны кисәтүгә юнәлдерелгән чара үткәрделәр.

Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проекты кысаларында Бөгелмә районындагы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Хис-кичерешләр шәһәренә тылсымлы очыш» музыкаль-коррекцион дәресе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International