«2016 елда, ниһаять, мин үз эшемне таптым – бу мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләү», – дип искә төшерә Анна Савина.
Өченче баласын карау буенча ял вакытында аңа элеккеге укучыларының әти-әниләре һәм танышлары еш кына педагогик ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Ул вакытта ул репетитор хезмәтенә ихтыяҗ зур булуын күргән һәм Алабугада балалар үсеше студиясен ачарга булган.
Мәшгульлек үзәгендә Аннага эш башлаучы эшкуарларга ярдәм программасы турында сөйләгәннәр. Үз проектын уңышлы яклап, хатын-кыз хыялына ирешкән – «Умная Сова» балалар үсеше студиясен ачкан. Анна репетиторлыкның комплекслы хезмәтләрен, индивидуаль һәм төркемле дәресләр тәкъдим итә. Аңа мәктәп программасының темаларын өйрәнү, контроль эшләргә әзерләнергә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр.