Аксубайның «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында, һөнәрләр турында белемнәрне тирәнәйтү максатыннан, тәрбияләнүчеләр белән «Даруханә» дигән уен оештырылды.
Уен эшчәнлеге барышында сорау-җавап сөйләм формасының күнекмәләре камилләштерелә. Дәрестә балалар сүз байлыгын киңәйттеләр, аралашу күнекмәләрен үстерделәр. Балалар уенның атрибутларын мөстәкыйль сайлап алдылар, рольләр бүлеп бирделәр, проблемалы хәлләрне хәл иттеләр, уен диалоглары алып бардылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар уенның сюжетын бик теләп уйлап таптылар һәм коллективта бергәләп эшләргә өйрәнделәр.