«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм чарасы үткәрделәр.

Учреждение белгечләре арасыннан иреклеләр милли костюмнарга киенеп, кабинетлар буйлап йөреп чыктылар. Социаль хезмәт алучыларны яхшы кәеф белән тулыландырып, алар өлкәннәр һәм балалар өчен әйлән-бәйлән оештырдылар.

Төп күңел ачу программасы тәмамланганнан соң, балаларга бәйрәм, аның тарихы һәм гореф-гадәтләре турында сөйләүче мультфильм күрсәтелде.

Чара Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International