«Исток–Башлангыч» үзәге «Геройлар белән диалоглар» проектын тормышка ашыруда катнаша

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

«Геройлар белән диалоглар» Бөтенроссия проекты кысаларында Лениногорскиның «Исток–Башлангыч» комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Флюра Мостафина тарафыннан Урмышлы авылы яшь буын волонтерлары өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан Мингат Якупов белән очрашу оештырылды.

Чараның максатлары: остазлык традицияләрен торгызу, совет халкының батырлыклары турында истәлекне саклау, актив гражданлык позициясе, ватанпәрвәрлек хисләре, Ватаныбызның батырлыгы өчен горурлык хисе тәрбияләү.

Чарада катнашучылар тере диалог форматында сугышчан хәрәкәтләр шартларында яшәү, армиядә хезмәт итү үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Мәхәббәт, дуслык, тугрылык, рухилык темаларын да читләтеп үтмәделәр. Мингат Габеден улы үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Очрашу ахырында волонтерлар ветеранга кар чистартуда ярдәм күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International