Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында «Хезмәт даны» газетасы редакциясенә, «Кукмара-24» телестудиясенә һәм «Кукмара авазы» радиостанциясенә экскурсия оештырылды.
Балаларга яңалыкларның телевизор экраннарына ничек эләгүе турында сөйләделәр, редактор, оператор, тавыш режиссеры, хәбәрче һөнәрләре белән таныштырдылар. «Хезмәт даны» газетасы редакциясендә белгечләр күзәтү экскурсиясе үткәрделәр, газетаның ничек чыгарылуы турында сөйләделәр. Балалар журналистларның нәрсә белән шөгыльләнүләрен белделәр. Радиостанциядә радиотапшырулар алып баручысы көндәлек эфирларның ничек әзерләнүе турында сөйләде.