Социаль хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын бәяләү барышында Әлмәтнең «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлегендә «Хатирәләр терапиясе» социаль-психологик ярдәм күрсәтү технологиясе кулланылды. Ул өлкән яшьтәге кешеләргә үз тормышларының әһәмиятен аңларга мөмкинлек бирә.
Үзәк шәһәр китапханәсенең актлар залында Нина Самаринаның «Соңгы тукталыш» китабының презентациясе узды. Чарага Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләүче Актив озын гомерлелек мәктәбе әгъзалары чакырылган иде. Залда шулай ук авторның гаиләсе, югары сыйныф укучылары һәм «Чаллы хәбәрләре» газетасы вәкилләре бар иде.
27 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья театр көне уңаеннан Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә катнашучылар өчен мәдәният йортына бару оештырылды.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәт яшәү рәвеше нәрсә ул?» дәресе узды. Чараның максатлары – балаларның сәламәт яшәү рәвеше турындагы күзаллауларын киңәйтү, сәламәтлеккә уңай мөнәсәбәт формалаштыру, балаларны сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен үтәргә этәрү.
3 апрельдән Казанның халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте үз эшен үзгәртеп оештыра. Гражданнарны кабул итү территориаль идарәләрдә башкарылачак.
Ведомствоара эш кысаларында 23 мартта Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре гомуми ата-аналар җыелышында катнаштылар. Чара 5 нче гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды.
Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре көндезге тору төркемендә чираттагы дәрес үткәрделәр.
Бөтенроссия конкурсы Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2000 елдан бирле ел саен үткәрелә. Конкурсның төбәк һәм федераль этапларында катнашу бушлай.
Бөгелмә шәһәренең Яшьләр сараенда 23 мартта яшь белгечләр өчен вакансияләр ярминкәсе узды. Чарада 5 урта һөнәри учреждениедән 250 студент катнашты. Яшь белгечләр игътибарына 81 вакансия турында мәгълүмат бирелде.
23 мартта Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә бизнес булдыру мәсьәләләре буенча консультация мәйданчыгы оештырылды. «Бизнес старт» чарасында үз эшен ачуда кызыксынучы 20 кеше катнашты.