«Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәт яшәү рәвеше нәрсә ул?» дәресе узды. Чараның максатлары – балаларның сәламәт яшәү рәвеше турындагы күзаллауларын киңәйтү, сәламәтлеккә уңай мөнәсәбәт формалаштыру, балаларны сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен үтәргә этәрү.

Дәрес башында һәр бала сәламәтлекнең үзе өчен нәрсә икәнлеге турында сөйләде. Аннары балаларга «Синең сәламәтлек» тесты тәкъдим ителде. Шулай ук дәрестә катнашучылар схема төзеделәр һәм кешенең сәламәт яшәү рәвеше нәрсәдән тора икәнен билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International