Бөгелмә районының яшь белгечләре өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылды

2023 елның 24 марты, җомга

Бөгелмә шәһәренең Яшьләр сараенда 23 мартта яшь белгечләр өчен вакансияләр ярминкәсе узды. Чарада 5 урта һөнәри учреждениедән 250 студент катнашты. Яшь белгечләр игътибарына 81 вакансия турында мәгълүмат бирелде.

Ярминкәне Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Рәхимова ачты. Аннары Бөгелмә шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Наталья Казанова яшьләрне эшкә урнаштырганда эш бирүчеләргә ярдәм итү чаралары, яшь белгечләрне эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтү максатында мәшгульлек хезмәте үткәргән чаралар турында сөйләде. Шулай ук студентларны ««Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты белән таныштырдылар.

Система булдыручы предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре вәкилләре яшь кандидатларны карарга мөмкин булган вакансияләр китерделәр.

Үзмәшгульләр студентларга үз эшләрен ачу өчен дәүләт финанс ярдәме алуның эшләүче механизмнары, шулай ук продукцияне маркетплейсларда сату мөмкинлекләре турында хәбәр иттеләр.

21 эш бирүче, 5 үзмәшгуль һәм шәхси эшмәкәр, 250 студент уртак нәтиҗәле аралашудан файда алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International