Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре көндезге тору төркемендә чираттагы дәрес үткәрделәр. Бу юлы социаль хезмәтләр алучылар, менталь тайпылышлы гражданнар, пластилиннан әвәләп ясадылар. Дәрес ашханә кирәк-яраклары турында күзаллауларны киңәйтүгә һәм кулларның вак моторикасын ныгытуга юнәлдерелгән иде.
Мондый чараларга социаль хезмәтләр алучылар рәхәтләнеп йөри. Алар төркемдә эшләргә өйрәнәләр, кирәкле социаль күнекмәләр алалар. Моннан тыш, иҗади чаралар эмоциональ һәм интеллектуаль сәләтләрне яхшырта.