«Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» конкурсы старт алды

2023 елның 24 марты, җомга

Бөтенроссия конкурсы Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2000 елдан бирле ел саен үткәрелә. Конкурсның төбәк һәм федераль этапларында катнашу бушлай.

2023 елда конкурс 17 номинация буенча үткәрелә. Конкурста катнашырга корпоратив эчендәге актив сәясәтне, персонал белән эшләү, хезмәт шартларын яхшырту һәм саклау, социаль партнерлыкны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм башка социаль мәсьәләләр буенча казанышларны күрсәтергә әзер оешмалар чакырыла.

Татарстан Республикасында конкурсның региональ этабын оештыру һәм үткәрү буенча вәкаләтле орган булып Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тора. Конкурсның республика этабында җиңүчеләрне билгеләү, шулай ук оешмаларны федераль этапта катнашу өчен тәкъдим итү Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчъяклы республика комиссиясе тарафыннан башкарыла.

Гаризалар 2023 елның 10 маена кадәр, https://ot.rosmintrud.ru сайты аша гына кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (843) 557-21-23, 557-21-15.

Тулырак мәгълүмат белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://mtsz.tatarstan.ru/vserosickiy_konkurs_rosiskaya_organizaciya_vsokoy_socialnoy_affectivnosty.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International