Социаль хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын бәяләү барышында Әлмәтнең «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлегендә «Хатирәләр терапиясе» социаль-психологик ярдәм күрсәтү технологиясе кулланылды. Ул өлкән яшьтәге кешеләргә үз тормышларының әһәмиятен аңларга мөмкинлек бирә.
Социаль хезмәтләр алучы белгеч белән шәхси сөйләшүдә тормыш вакыйгаларын искә ала һәм тасвирлый. Болар барысы да шәхси фотоларны карау белән бергә бара. Хатирәләр өлкән яшьтәге кешеләргә үз тормыш тәҗрибәләрен бәяләргә, гомер буе тупланган белем багажын аңларга мөмкинлек бирә. Бу процедура яшь буенча пенсионерларның үзгәрүче яшәү шартларына яраклашуына уңай йогынты ясый, шулай ук белгечкә хезмәт күрсәтелә торган кешеләрнең ихтыяҗларын һәм сорауларын күрергә ярдәм итә. Моннан тыш, хатирәләр өлкән кешенең тормышын эмоциональ яктан тулыландыра, психологик адаптациянең яхшы формасы булып тора.