Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында актив эш дәвам итә. Социаль хезмәт алучылар өчен «Гаилә кыйммәтләре» дип аталган гаилә сәгате мөһим вакыйга булды, аны социаль эш буенча белгеч Алсу Вахитова үткәрде.
15 ноябрьдә Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Гөлнара Фәйзиева һәм Светлана Хәерова «Күңел гармониясе – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм» дигән күчмә чаралар циклы программасында катнаштылар.
«Аутистик спектр тайпылышлары һәм башка менталь тайпылышлары булган инвалидларны социаль эш белән тәэмин итүдә ярдәм оештыру» пилот проекты кысаларында Яр Чаллыда «Чудо-дети» дәвалау педагогика үзәге базасында беренче махсуслаштырылган мәйданчык ачылды. Ачылу тантанасында шулай ук Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева да катнашты.
«Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Халыкара толерантлык көненә багышланган тематик сәгать үткәрделәр. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты. Алар белән Россия Федерациясендә экстремизм идеологиясенә каршы тору планы кысаларында җәмгыятьтә толерантлык мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2025 елның 29 октябрьдән 28 ноябрьгә кадәр техник сәбәпләр аркасында Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүче аерым бюджет тармаклары хезмәткәрләрен һәм пенсионерларны шифаханә-курорт дәвалану (шифаханә-курорт дәвалануга юлламалар һәм шифаханә-курорт дәвалануга электрон сертификатлар) мәсьәләләре буенча кабул итү Министрлыкта гамәлгә ашырылачагы турында хәбәр итә (Казан шәһәре, Волгоград ур., 47 йорт, 101 нче каб.).
Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Мамадыш районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен социаль-көнкүреш адаптациясе дәресе үткәрелде.
Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итү системасын үстерү буенча чаралар комплексы кысаларында тактиль юл кулланып чара үткәрделәр.
Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук гражданнарны хокукый агарту максатында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе 28 ноябрьдә хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча халык өчен кайнар телефон линиясе үткәрәчәк.
«Җиңү вакыты» АКБО «Балчык әкияте» чүлмәкчелек остаханәсе» проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Проектны гамәлгә ашыру буенча дәресләр Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында уза. Әлеге проект гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы рәисе гранты ярдәмендә мөмкин булды.
Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге коллективы «Иң мөһиме турында» II республика конкурсында «Сугышчан сафта җыр» номинациясендә җиңү яулады.