«Аутистик спектр тайпылышлары һәм башка менталь тайпылышлары булган инвалидларны социаль эш белән тәэмин итүдә ярдәм оештыру» пилот проекты кысаларында Яр Чаллыда «Чудо-дети» дәвалау педагогика үзәге базасында беренче махсуслаштырылган мәйданчык ачылды. Ачылу тантанасында шулай ук Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева да катнашты.
Махсуслаштырылган мәйданчык 14 яшьтән өлкәнрәк менталь инвалидлар өчен социаль эш белән тәэмин итүне оештыру өчен 16 төрле юнәлешне үз эченә ала: адаптив спорт, акватернәкләндерү, тренажер залы, көнкүреш бүлмәсе, шахмат клубы, спелеотерапия, арт-студия, скандинав йөреше, шулай ук чүлмәкчелек, кулинария, музыка, тегү, мәгълүмат остаханәләре, виртуаль чынбарлык һәм робот техникасы.
Пилот программасы менталь тайпылышлары булган кешеләрнең социаль мәшгульлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Бу ел саен психик функцияләре бозылган 70 инвалидны эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Проектта катнашучылар элементар һөнәри, социаль, коммуникатив, мәдәни һәм көнкүреш күнекмәләренә өйрәнә алачак.

Фото авторы: «Чудо-дети»