Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Мамадыш районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен социаль-көнкүреш адаптациясе дәресе үткәрелде.
Дәресне оештыручы эш урынын дөрес оештыруга, үткен әйберләр, кухня кирәк-яраклары, духовка белән куркынычсыз эш итү техникасына аерым игътибар бирде. Шуннан соң җыелучылар эш процессына кушылдылар: кемдер камыр җәйде, сызыклар кисте, кемдер алма әзерләү белән шөгыльләнде. Барысы да бер-берсенә актив ярдәм иттеләр. Гадәттәгечә, практик дәрес татлы камыр ризыгын татып карау белән тәмамланды.
Мондый чаралар менталь тайпылышлары булган кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә, аларның социаль катнашу мөмкинлекләрен киңәйтә һәм аларны мөстәкыйль тормышка әзерли.