Конкурс киң җәмәгатьчелек арасында инвалидларның казанышларын популярлаштыру, инвалидларны актив яшәү рәвешенә җәлеп итү, актив эшчәнлеккә мотивацияләү һәм инвалидларны җәмгыятькә интеграцияләү максатыннан үткәрелә.
«Бердәм Россия» белән минем карьерам» федераль проекты кысаларында Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнар өчен район предприятиесенә экскурсия оештырды. 11 дәгъвачы 29 мартта «Зәй крекеры» кондитер фабрикасы» ҖЧҖдә булды.
Туган тел традицияләрен торгызу һәм талантлы балаларны ачыклау максатыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында «Туган тел» шигырь укучылар конкурсы үткәрә.
Беренче «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы 14 һәм 15 апрельдә Татарстанның барлык шәһәрләрендә узачак. Казанда чара В. И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында узачак.
28 мартта ветераннар, пенсионерлар һәм инвалидларның берьюлы берничә иҗтимагый оешмасы урнашкан Мәдәни мирас йортында Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Мин яшәгән йорт. Өйдә куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән практик дәрес оештырдылар. Чарада инвалидлык сәбәпле эшкә урнаша алмаган көндезге тору төркеме яшьләре катнашты.
29 мартта Яр Чаллы педагогия көллиятендә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгече IX «Абилимпикс» инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча милли чемпионатының төбәк этабында катнашучылар өчен бисер үрү буенча мастер-класс үткәрде.
Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Минзәлә районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында көн саен аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән тернәкләндерү чаралары үткәрелә.
Мамадыш муниципаль районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе карамагындагылар пицца әзерләү буенча кулинария мастер-классында катнаштылар.
Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында планнан тыш уку-күнекмә эвакуациясе һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде.
Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Инна Нурмиева «Милли бизәкләр дөньясы: гжель» дигән комплекслы чара уздырды.