ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» коммерциячел булмаган автоном оешмасының инвалидлыкны билгеләү һәм раслауның яңа кагыйдәләрен куллануны мониторинглау кысаларында 2022 елның 1 июленнән соң Медицина-социаль экспертиза бюросына инвалид статусын билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән гражданнардан сораштыру үткәрүен хәбәр итә. 


20
март, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Азнакай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Уңыш серләре» хатын-кызлар клубы утырышы узды. «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында үткәрелгән чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев катнашты.

17 мартта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара видеоконференция форматында узды.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү буенча «Һөнәрләр әлифбасы» программасын тормышка ашыру кысаларында танып белү дәресе үткәрелде. Аны стационар бүлекчә тәрбиячесе Лилия Кашапова үткәрде.

Тәтеш районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында диспансерлаштыру үткәрү өчен медицина оешмасына китерү эше дәвам итә.

17 мартта Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән декупаж һәм традицион булмаган рәсем техникасы буенча мастер-класс үткәрелде. Дәресне «көмеш» волонтерлар – Татарстан Республикасы Ветераннарының (пенсионерларының) региональ иҗтимагый оешмасы әгъзалары һәм оешманың Питрәч районындагы вәкилләре үткәрде.

Шәһәр һәм районның оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре 22 мартта 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр эш эзләүчеләрне Яшел Үзән шәһәре, Татарстан ур., 1 йорт адресы буенча узачак очрашуга чакыра.

Һәрвакытта Алабуганың эре предприятиеләре, эшлекле даирәләре матди уңышларга ирешергә генә түгел, ә шәһәр тарихында үз эзләрен калдырырга, игелекле эшләре белән истә калырга омтылды. Олы яшьтәге кешеләргә, бигрәк тә ялгызларга, зур игътибар бирелә һәм ярдәм күрсәтелә.

Ел саен 21 мартта Халыкара Даун синдромы булган кешеләр көне билгеләп үтелә. Россиядә бу көнне беренче тапкыр 2011 елда билгеләп үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International