2023 елда Тәтеш районының 185 пенсионеры «Өлкән буын» проекты кысаларында диспансерлаштыру узган

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Тәтеш районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында диспансерлаштыру үткәрү өчен медицина оешмасына китерү эше дәвам итә.

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең махсус автотранспорт йөртүчесе иртәдән үк авылга ашыга, аннан график буенча пенсионерларны диспансерлаштыруга алып килергә тиешләр.

Фельдшер-акушерлык пункты мөдире көне пенсионерлар арасында сораштыру үткәрүдән, кан басымын үлчәүдән башлана – район үзәгенә баручы гражданнарның сәламәтлек торышы ышанычлы булырга тиеш.

Пенсионерларны поликлиникага кергәндә үк каршы алалар һәм кабинетка озаталар. Өлкән яшьтәге гражданнарны кабул итүне табиб-гериатр алып бара. Ул гомуми тикшерү, сораштыру һәм анкета үткәрә. Шәфкать туташы кан басымын, кандагы кислород дәрәҗәсен үлчи һәм гражданнарны тикшерүләргә озата бара.

Өлкәннәр социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм медицина хезмәткәрләре турында бик җылы сүзләр әйтәләр.

17 мартка проектта 185 пенсионер катнашкан. Ведомствоара эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International