Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» коммерциячел булмаган автоном оешмасының инвалидлыкны билгеләү һәм раслауның яңа кагыйдәләрен куллануны мониторинглау кысаларында 2022 елның 1 июленнән соң Медицина-социаль экспертиза бюросына инвалид статусын билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән гражданнардан сораштыру үткәрүен хәбәр итә. Теләге булганнар сылтама буенча сораштыру уза ала: https://forms.yandex.ru/u/6405f42a2530c200866b3b16//. Оештыручылар мәгълүматлары буенча, анкетаны 2023 елның 23 мартына кадәр тутырырга була.