«Астра»да «Һөнәрләр әлифбасы» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү буенча «Һөнәрләр әлифбасы» программасын тормышка ашыру кысаларында танып белү дәресе үткәрелде. Аны стационар бүлекчә тәрбиячесе Лилия Кашапова үткәрде.

Дәрес барышында балаларны нефть чыгару өлкәсе һөнәрләре белән таныштырдылар. Балалар нефть сәнәгате үсеше тарихы турында белделәр, аларга табигый ресурсларга сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында сөйләделәр.

Нефть нәрсәдән тора, аның үзлекләре һәм файдасы нинди, геологлар, быраулаучылар һәм технологлар нәрсә белән шөгыльләнә, нефть манаралары һәм качалкалары ничек эшли – балалар бу һәм башка сорауларга җаваплар алды. Шулай ук аларга бораулау җайланмалары һәм скважиналар турында видеоролик күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International