ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре өмә үткәрделәр һәм үзәк территориясен төзекләндерделәр. Һәркем узган елгы яфракларны, коры үләннәрне җыештыру, чәчәк түтәлләрен әзерләү буенча зур эш башкарды.

Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балалар график буенча танып белү эшчәнлеген активлаштыру буенча индивидуаль коррекция-үсеш дәресләренә йөриләр.

«Бергәләп булдырабыз» проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагог-психолог балаларны IT-өлкә һөнәрләре белән таныштыру буенча дәресләр циклы үткәрде. Чаралар хәзерге дөньяда һөнәр сайлауның кыйммәте һәм мөһимлеге, киләчәк һөнәрләре турында күзаллаулар формалаштыруга юнәлдерелгән.

21 апрельдә Минзәләнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Ураза бәйрәме хөрмәтенә бәйрәм ашы узды. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев һәм Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов ярдәмендә оештырылды.

Озак вакыт карау системасы кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Карау мәктәбе» технологиясе гамәлгә ашырыла. Аның асылы – аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучы туганнарны һәм белгечләрне укыту.

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре тарафыннан Ураза бәйрәме хөрмәтенә хәйрия акциясе оештырылды.

Җиңү көне алдыннан «Аталар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы «Аталарыбыз җырлары» акциясен башлап җибәрә. Аңа теләгән һәркем кушыла ала.

19 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Фикерләүне үстерүнең нәтиҗәле методикалары» дигән чара узды. Ул өлкән яшьтә интеллектуаль активлыкны саклауга юнәлдерелгән.

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә кулларының хәрәкәт функцияләре бозылган социаль хезмәтләр алучылар өчен хәрәкәт координациясен, кулларның ирекле моторикасын яхшырту чарасы уздырылды.

«Татарстан Республикасында хезмәт мигрантларының социаль адаптациясенә һәм интеграциясенә комплекслы якын килүне тәэмин итү» проекты кысаларында «Яңа гасыр» АХКБО чит ил гражданнарына хокукый ярдәм күрсәтүче хокукый ярдәм көннәре үткәрә. Төп сораулар – гражданлык алу, югалган документларны торгызу һәм рәсми эшкә урнашу һәм документларны рәсмиләштерү белән бәйле сораулар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International