«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә фикерләүне үстерүнең нәтиҗәле методикаларын карадылар

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

19 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Фикерләүне үстерүнең нәтиҗәле методикалары» дигән чара узды. Ул өлкән яшьтә интеллектуаль активлыкны саклауга юнәлдерелгән.

Дәрескә анаграмма, ребуслар, табышмаклар чишү кертелгән иде. Ахырда өй шартларында фикер йөртүне үстерү турында сөйләштеләр.

Дәрестә сигез кеше катнашты. Катнашучыларның танып белү активлыгы белән кызыксынуы артты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International