Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева Казан федераль университетында студентлар гаиләләренә һәм яшь хезмәткәрләргә социаль һәм матди ярдәм чараларына багышланган очрашуда катнашты.
25 ноябрь көнне Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ачык гаилә / ата-ана көннәре кысаларында Җаваплы ата-аналар мәктәбендә чираттагы дәрес узды. Очрашуның темасы – «Аралашуда шатлык».
26 ноябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Анастасия Туктарова отставкадагы подполковник, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Владимир Золотухин белән берлектә «Беркем дә һәм бернәрсә дә онытылмаган» кичәсе үткәрде. Балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар өчен чара Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.
Лаеш районының «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә #ЮмартСишәмбе акциясе кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар өчен гуманитар ярдәм җыю узды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контролендә тоту проектында катнаша.
25 ноябрьдә Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы ачык гаилә / ата-аналар көне узды.
25 ноябрьдә Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе базасында социаль хезмәт алучылар өчен аноним медицина һәм психологик ярдәм күрсәтүче учреждениеләрнең телефон номерлары белән мәгълүмати стенд ясалды.
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында стационарны алмаштыра торган «Карау мәктәбе» технологиясе уңышлы эшли. Бу үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләте сизелерлек кимегән кешеләрне караучы затлар өчен зур ярдәм.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны үстерүдә нейроуеннар» темасына ата-аналар сәгате уздырдылар.
25 ноябрь көнне Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, «Бәләкәч» балалар бакчасы коллективы белән берлектә, Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрделәр. Ольга Кәримова җитәкчелегендә конкурслар, бию чыгышлары һәм шатлык атмосферасы тудырган җырларны үз эченә алган бай эчтәлекле программа әзерләнде.