«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә нейроуеннар кулланып ата-аналар сәгате үткәрделәр

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны үстерүдә нейроуеннар» темасына ата-аналар сәгате уздырдылар.

Чарада катнашучыларга балалар үсешендә нейроуеннар куллануның мөһимлеге турында сөйләделәр, ярымшарара хезмәттәшлекне, хәтерне, фикерләүне, күрү координациясен үстерү өчен аларның төрләрен күрсәттеләр.

Ата-аналар сәгате уңышлы үтте. Әти-әниләр үзләре өчен яңа нәрсәләр белделәр һәм канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International