25 ноябрьдә Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе базасында социаль хезмәт алучылар өчен аноним медицина һәм психологик ярдәм күрсәтүче учреждениеләрнең телефон номерлары белән мәгълүмати стенд ясалды.
Мәгълүмат стендының максаты – социаль хезмәтләр алучыларга аноним наркоманнар өчен медицина һәм психологик ярдәм күрсәтү урыннары һәм тәртибе турында мәгълүмат җиткерү.