27 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре шашка һәм дартс буенча ярышлар оештырдылар. Чара социаль хезмәтләр алучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Казандагы «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре Татарстан Республикасының «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге киңәшмәсендә катнаштылар. Чара грант проектларын уңышлы гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган иде.
«Киләчәккә билет» программасы кысаларында Чистай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Юлдаш» интернат-йортының эксперименталь төркеме компьютер өйрәнүне дәвам итә.
«Хезмәт базарындагы вәзгыять тотрыклы. Бездә эшсезлек дәрәҗәсе түбән саклана – 2,2 %. Әгәр дә кеше яңа белгечлек алырга һәм шуның белән хезмәт хакын арттырырга тели икән, моның белән дә ярдәм итәбез», – дип билгеләп үтте Министрлар Кабинетының 2025 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында еллык хисап белән чыгыш ясаганда РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин.
Татарстан Республикасының барлык тернәкләндерү үзәкләрендә 24 февральдә инде традициягә әйләнгән ачык гаилә көннәре узды. Ел башыннан чараларда 477 кеше – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары һәм аларның гаилә әгъзалары катнашты.
Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучыларның сәламәтлеген ныгытуга һәм тормыш тонусын күтәрүгә юнәлдерелгән спорт чарасы узды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында пластилинопластика буенча мастер-класс үткәрелде. Хезмәт буенча инструктор Татьяна Стригачева җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар төрле җәнлекләр ясады. Моның өчен алар төсле кәгазь һәм пластилин кулландылар.
Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Гаилә остаханәсе – чүлмәкчелек эше» проекты буенча дәресләр дәвам итә. Проект Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсенең актлар залында Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Җырлы як – Татарстан» төбәк конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында аш-су буенча мастер-класс үткәрелде. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар ак тәлинкәләрдә төрле төстәге продуктлардан картиналар ясадылар. Икмәк, казылык, сыр, кыяр, кишер, яшелчәләр кулландылар. Барлык ингредиентларны иганәчеләр биргән иде.