Лениногорск районында начар гадәтләр турында чара уздырдылар

2024 елның 8 ноябре, җомга

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Оксана Лямова «Начар гадәтләр һәм аларның кеше сәламәтлегенә йогынтысы. Наркомания» дәресе үткәрде. Чараның максаты – сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеген аңлау.

Катнашучыларга наркотикларның зыяны, аларның организмга тәэсире һәм физик һәм психик сәламәтлеккә йогынтысы турында сөйләделәр. Балалар бәйлелек үсешенә китерә торган факторлар турында белделәр.

Танышу өлешеннән соң балигъ булмаганнарга «Наркотиклар. Манипуляция серләре» фильмын карарга тәкъдим ителде. Һәр катнашучыга тематик буклет бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International