«Өмет» үзәге хезмәтләрен алучылар аралашу тренингында катнашты

2024 елның 8 ноябре, җомга

Азнакай районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәтләрен алучылар «Гармония» аралашу тренингында катнаштылар. Россиядә Гаилә елына багышланган чараны үзәк психологы үткәрде.

Тренинг нәтиҗәле аралашу күнекмәләрен үстерүгә һәм гаилә мохитендә шәхесара элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән. «Стресслар һәм мәшәкатьләр уңай хис-кичерешләрне томалый алган заманча дөнья шартларында ышаныч һәм үзара аңлашу атмосферасы булдыру мөһим», – дип ассызыклады психолог.

Дәрес практик күнегүләрне һәм төркемле фикер алышуларны үз эченә алды. Тренинг хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән гаилә элемтәләрен ныгытуга таба бер адым булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International