Аксубай районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приюты базасында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышы узды. Чарада приют белгечләре һәм Аксубай муниципаль районының профилактика субъектлары вәкилләре катнашты. Утырышка шулай ук әти-әниләр дә чакырылган иде.
Балигъ булмаган балалары приютта тернәкләнү уза торган ике гаилә каралды.
Көн тәртибенә балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны профилактикалау системасы субъектларыннан «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасы аша килеп ирешкән гаиләдәге иминсезлек турында сигнал картасын карау кертелде.
Шулай ук гаилә белән эшләү нәтиҗәләре каралды, ата-аналарга киңәшләр бирелде.