Татарстанда «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» чаралар комплексын гамәлгә ашыру дәвам итә

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту, җәмгыятьтә яшәү өчен тигез мөмкинлекләр булдыру һәм тәэмин итү – дәүләт социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Татарстан Республикасында, тулаем Россия Федерациясендә кебек үк, балалы гаиләләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә.

Республикада Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондының «Минем гаиләм» программасы кысаларында «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру дәвам итә. Региональ чаралар комплексы чараларында катнашу өчен максатчан төркемдәге барлык татарстанлылар яшәү урыны буенча халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренә мөрәҗәгать итә алалар (контактлар түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://mtsz.tatarstan.ru/service/soc_service.htm).

Исегезгә төшерәбез, комплекс берничә чараны гамәлгә ашыруга, шул исәптән ведомство карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү оешмалары белгечләренең – региональ чаралар комплексында катнашучыларның һөнәри компетенцияләрен арттыруга грант ярдәме алды.

14–15 октябрьдә Воронеж өлкәсендә «Парус надежды» мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү өлкә үзәге базасында «Аутистик спектр тайпылышы билгеләре һәм аутистик спектр тайпылышы булган куркыныч төркем балаларына комплекслы ярдәм» юнәлеше буенча укулар узган иде. Чарада Татарстанның мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен сигез тернәкләндерү үзәге белгечләре катнашты.

Ноябрьдә Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондының стажировка мәйданчыкларында белгечләр укыту планлаштырыла:

- 11–15 ноябрь көннәрендә Әстерхан өлкәсенең «Коррекция һәм үсеш» балаларны тернәкләндерү фәнни-гамәли үзәге базасында «Инвалид балалы һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү» юнәлеше буенча укулар узачак. Укуларда Татарстанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләреннән 10 белгеч катнашачак;

- 18–22 ноябрь көннәрендә Псков өлкәсенең Дәвалау педагогикасы һәм дифференциацияле укыту үзәге базасында «Менталь инвалидлыгы булган авыручыларны озата барулы яшәү, көндезге эш белән тәэмин итү һәм озата барулы эшкә урнаштыру» юнәлеше буенча укулар узачак. Анда республикадан 4 белгеч катнашачак.

Чаралар социаль хезмәт күрсәтү оешмалары белгечләре тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга уңай йогынты ясаячак.

Социаль хезмәт күрсәтү оешмалары турында мәгълүмат: https://mtsz.tatarstan.ru/service.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International