Шушы көннәрдә «Чистай фронты» волонтерларына, солдатларга озату өчен, хуш исле үлән чәйләре тапшырылды.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар язын һәм җәен төрле үсемлекләр җыеп киптерделәр: иван-чәй, мәтрүшкә, кура җиләге яфраклары һ. б. Мондый җыемнар салкын һавада җылыта, тынычландыра һәм иммунитетны яхшы ныгыта.
«Ватаннан еракта мондый чәй сугышчыларга өй җылысын тоярга, якыннарын искә төшерергә һәм яңа көчләр белән сугышка барырга ярдәм итәчәк», – диләр интернат-йортта.