ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 7 декабрьдә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Иҗат салават күпере» декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырылды.

Инвалидлар декадасы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге мөдире 15 һәм 32 комплекс территорияләрендә урнашкан торак милекчеләре ширкәтләре вәкилләре белән мәгълүмати очрашу үткәрде.

Россиядә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, ул 2024 елның 27 гыйнварында билгеләп үтеләчәк, «РЖД» холдингы 2023 елның 1 декабреннән блокадалы Ленинградта яшәүчеләргә Россия эчендә йөрүче ерак араларга йөрүче поездларда йөрүләр саны буенча чикләүләрсез бушлай йөрү хокукы бирү турында карар кабул итте.

Бүген Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 4 нче музыка мәктәбенең дистанцион концерты узды. Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен яшь музыкантларның чыгышлары күрсәтелде.

Узган җомгада Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова булды. Ул инвалидлар декадасы кысаларында бәйрәм чарасында катнашты.

Инвалидлар декадасы кысаларында Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында мөмкинлекләре чикле кешеләргә игътибар, кайгырту һәм ярдәм күрсәтү максатларында берничә чара үткәрелде.


8
декабрь, 2023 ел
җомга

«Минем Ватаным – Татарстан» балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясалды. Конкурста Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы 72 дәүләт социаль хезмәт күрсәтү учреждениесеннән балалар катнашты.

Бөгелмә шәһәрендә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә коммерциячел булмаган оешмалар һәм А. Д. Губин исемендәге Яшьләр сәламәтләндерү үзәге вәкилләре катнашында «Чикләрсез яхшылык» дигән түгәрәк өстәл узды. 

Инвалидлар декадасы көннәрендә Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә традицион рәвештә тематик чаралар, дәресләр һәм әңгәмәләр уза.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар зур спорт бәйрәмендә катнаша алдылар, аны шәһәр инвалидлар җәмгыяте әгъзалары оештырды. Чара «Лидер» спорт комплексында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International