Инвалидлар декадасы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлекчәсе мөдире 15 һәм 32 комплекс территорияләрендә урнашкан торак милекчеләре ширкәтләре вәкилләре белән мәгълүмати очрашу үткәрде.
Очрашуның максаты – халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге эшчәнлеге, өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру, халыкка хезмәт күрсәткәндә кулланыла торган стационарны алмаштыра торган технологияләр турында мәгълүмат бирү.
Бүлек мөдире катнашучыларның сорауларына җавап бирде, теләүчеләргә мәгълүмати буклетлар таратты.