Ватанны саклаучылар елында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәт алучылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәләр.
26 декабрьдә Казанның Авиатөзелеш районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе базасында Күп функцияле гаилә үзәге ачылачак.
Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы белән очрашу узды.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль эш буенча белгече Анна Михеева үз карамагындагылар өчен чираттагы мастер-класс үткәрде.
Бөгелмә районында «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Солдатка Яңа ел бүләге» бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Фимбо интуитив музыка коралын кулланып «Кәеф авазлары» индивидуаль дәресләре узды. Әлеге корал белән Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды ярдәмендә 2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында уен терапиясе кабинеты җиһазландырылган.
Татарстан Республикасы хезмәт хакларының еллык үсеш темплары буенча алдынгы төбәкләр арасында. Бу хакта Россия Банкының докладына сылтама белән «Известия» хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2025 елның 1 декабреннән 30 декабренә кадәр техник сәбәпләр аркасында Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүче аерым бюджет тармаклары хезмәткәрләрен һәм пенсионерларны шифаханә-курорт дәвалану (шифаханә-курорт дәвалануга юлламалар һәм шифаханә-курорт дәвалануга электрон сертификатлар) мәсьәләләре буенча кабул итү Министрлыкта гамәлгә ашырылачагы турында хәбәр итә (Казан шәһәре, Волгоград ур., 47 йорт, 101 нче каб.).
Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты карамагындагылар II «Җаннар бердәмлеге» бөтенроссия башкару сәнгате конкурс-фестиваленең лауретлары булдылар.
Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Фәния Гайнетдинова «Ярдәм кулы» программасы кысаларында көндезге тору бүлеге эше белән танышу әңгәмәсе үткәрде.