Татарстан хезмәт хаклары үсешенең иң югары темплары булган регионнар рәтендә

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт хакларының еллык үсеш темплары буенча алдынгы төбәкләр арасында. Бу хакта Россия Банкының докладына сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, 2025 елда россиялеләрнең керемнәре номиналь һәм реаль чагылышта да үсүен дәвам иткән, әмма бу үсеш темплары узган ел белән чагыштырганда уртачарак булып чыккан. Агымдагы елның өченче кварталында реаль чагылышта россиялеләрнең керемнәре еллык чагыштыруда 6,3 % ка арткан. Чагыштыру өчен, икенче кварталда үсеш 9,9 % тәшкил иткән, ә беренче кварталда – 8,3 %.

Аналитиклар керемнәр үсешенең акрынаюын хезмәт хаклары динамикасы белән бәйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International