Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты карамагындагылар II «Җаннар бердәмлеге» бөтенроссия башкару сәнгате конкурс-фестиваленең лауретлары булдылар. II дәрәҗә лауреат дипломнары белән Николай Ронин һәм Анатолий Шишкин бүләкләнделәр.
Конкурста катнашучыларны әзерләгәннәре өчен социаль эш буенча белгеч Гүзәлия Мостафина һәм тәрбияче Алисә Борханова рәхмәт хатлары алды.