Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль эш буенча белгече Анна Михеева үз карамагындагылар өчен чираттагы мастер-класс үткәрде.
Бу юлы инвалидлар бүлегендәге яшьләр бердәм команда булып чәк-чәк пешерергә өйрәнделәр. Анна Михеева милли ризык әзерләү серләрен сөйләде, камырны дөрес итеп болгатырга һәм тәгәрәтергә, шулай ук майның әзерлеген тикшерергә һәм башка бик күп нәрсәләр турында киңәшләр бирде.