Ватанны саклаучылар елында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәт алучылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәләр.
Шушы көннәрдә Спас үзәк хастаханәсе фельдшеры, волонтер Татьяна Борисова белән интернат-йортта яшәүчеләр сугышчылар өчен шәхси гигиена әйберләре җыйды. Бер сәгать эшләү дәверендә битараф булмаган интернат-йорт халкы, хезмәткәрләр 100 коры душ җыелмасы ясадылар. Һәркем мөмкин булганча тырышты. Хәтта кулларның хәрәкәт функцияләре бозылганнар да ярдәм итте.