«Чишмә» үзәгендә «Ярдәм кулы» программасын уңышлы гамәлгә ашыралар

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Фәния Гайнетдинова «Ярдәм кулы» программасы кысаларында көндезге тору бүлеге эше белән танышу әңгәмәсе үткәрде.

Социаль хезмәтләр алучы белән беренче танышу дәресе өйдә узды, анда социаль хезмәтләр алучы көнкүреш һәм тормыш эшләрен ничек башкарып чыгуы турында сөйләде һәм күрсәтте. Дәрестә белгеч киңәше белән ярдәм итте һәм үз карамагындагы хатын-кызга социаль хезмәтләр алучы үз бакчасында үстергән ризыклардан тәмле ризык әзерләргә өйрәтте.

Алга таба чираттагы төркемле дәресләрдә үз рецептлары белән уртаклашырга, яшелчәләрдән генә түгел, әкренләп камыр ризыклары пешерергә дә өйрәнергә планлаштыралар.

«Ярдәм кулы» программасы менталь тайпылышлары булган кешеләрне адаптацияләүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International