Акчаларны дистанцион урлауны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында, мәгълүмати-телекоммуникация технологияләрен кулланып кылынган җинаятьләрне ачу буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Алексей Моренов Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балигъ булмаган социаль хезмәт алучылары белән профилактик әңгәмә үткәрде.
Полиция хезмәткәре акча урлау белән бәйле мәгълүмат-телекоммуникация технологияләре өлкәсендәге җинаятьләр турында сөйләде. Балалар электрон түләү чараларын кулланып алдау өчен җәза чаралары, Россиядә алдау өчен җаваплылык төрләре турында белделәр.
Чара ахырында катнашучыларга агитация материаллары тапшырылды.