«Наз» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Язгы игелек атнасы уза

2024 елның 3 мае, җомга

Россиядә ел саен «Язгы игелек атнасы» акциясе үткәрелә.

Акциягә Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге кушылды. Өй бүлеге белгечләре «Чиста йорт, чиста ишегалды» акциясен үткәрәләр. Инициатива кысаларында белгечләр һәм социаль хезмәткәрләр өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган өлкән яшьтәге гражданнарга йортта тәртип урнаштыруда һәм көнкүрешне яхшыртуда, ишегалды территорияләрен төзекләндерүдә, чүп-чарны җыештыруда ярдәм күрсәтәләр.

Олылар ел саен бу хәйрия акциясен түземсезлек белән көтәләр. Социаль хезмәт алучылар социаль хезмәткәрләргә җылы карашлары, кайгыртулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International