Россиядә Гаилә елы кысаларында Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары өчен ата-аналар көче белән кулинар мастер-класс оештырылды. Резеда Мөнәвир кызы һәм Гүзәл Хасият кызы, хезмәт буенча инструктор катнашында, татар милли ризыгы әзерләү серләрен ачтылар.
Кунаклар өй токмачы әзерләү өчен нинди ризыклар кирәклеген җентекләп сөйләделәр, милли аш-су традицияләре белән таныштырдылар. «Ышаныч» үзәге карамагындагы балалар осталарны кызыксынып тыңладылар, камыр ризыклары әзерләүнең эзлеклелеген күрделәр, чималны экономияләп сарыф итәргә, җиһазлар һәм инвентарь белән сак эшләргә өйрәнделәр. Алар шулай ук шулпа әзерләү өчен токмач кисү серләре турында белделәр.
Мастер-класс дегустация белән тәмамланды – барысы да эш нәтиҗәсеннән канәгать калды.