«Яңарыш» үзәгендә балаларны төрле халыкларның милли традицияләре белән таныштыруны дәвам итәләр

2024 елның 3 мае, җомга

«Туган ил сулышын саклыйбыз» грант проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә районында «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә удмурт милли традицияләре белән танышу буенча чаралар циклы узды.

Чаралар виртуаль сәяхәт формасында уздырылды, ул катнашучыларга декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсендә булырга мөмкинлек бирә. Интерактив формада тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре әкиятләр, мәкальләр, легендалар, борынгы уеннар, удмурт халкы тарихы һәм кулинар традицияләре белән таныштылар. Балалар традицион ризыкларның видеорецептларын карадылар, удмурт ашларының берсен әзерләргә тырыштылар.

Оештыручылар сүзләренчә, заманча трендлар һәм борынгы халык традицияләре коллективны берләштерүгә һәм башка халыкларның мәдәниятенә хөрмәтле һәм толерантлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International