Зәйдән «көмеш» волонтерларны эшчәнлекләре өчен бүләкләделәр

2024 елның 3 мае, җомга

2 майда «Пульс» волонтерлар отрядының 15 әгъзасы «Түбән Кама термалары» үзәгендә булды. Геронтоволонтерлар өчен бушлай экскурсия гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсында грант ярдәме алган «Яхшы ярдәмче» социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

«Яхшы ярдәмче» проекты Зәй районында 2024 елның гыйнварыннан «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Ветераннарның (пенсионерларның) җирле иҗтимагый оешмасы хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән һәм гамәлгә ашырыла. Проектның асылы волонтерлар көче белән өлешчә яки тулысынча үз-үзенә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен югалткан һәм шуның белән бәйле рәвештә «Шатлык» үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торган ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт.

Актив пенсионер-волонтерлар үз карамагындагыларны урамга чыгаралар, китаплар һәм газеталар укыйлар, видеороликлар күрсәтәләр һәм башка мәгълүмати-белем бирү чаралары үткәрәләр.

Татарстанның төрле почмакларына бару волонтерларны дәртләндерүнең бер ысулы булып тора һәм аларның социаль статусын саклап калырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International