Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бармак гимнастикасын уңышлы кулланалар. «Мондый чаралар хәтерне һәм кулларның вак моторикасын яхшырта, өлкән яшьтәге кешеләрнең хәрәкәт активлыгын сакларга һәм үстерергә мөмкинлек бирә, кәефне күтәрә», – ди социаль тернәкләндерү белгече Татьяна Стригачева.
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2024 елның 24 апреленнән 31 маена кадәр хезмәтне саклау буенча гамәлдәге кагыйдәләр таләпләренең эчтәлеген бәяләү турында сораштыру үткәрә.
13 майда Казан дәүләт мәдәният институты базасында Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында «Абилимпикс» милли һөнәри осталык чемпионатының «Башкару осталыгы – вокал» компетенциясе буенча республика этабы узды.
13 майда Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионаты кысаларында Казан сәүдә-икътисад техникумы базасында авыр һәм күп төрле үсеш бозулары, шул исәптән интеллектуаль бозулары булган затлар өчен Мөмкинлекләр фестивале узды.
9 майда Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Тәтеш районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән котладылар.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
«Зур гаилә яллары» – 2024 елда башланган масштаблы бөтенроссия проекты. Ул Россиядә Гаилә елына багышланган.
11–12 майда Казанда Зур гаилә яллары узды. Бу көнне Татарстан башкаласында Казан марафоны узды. Бу көн Максим Крюков һәм Анастасия Суркова өчен аеруча дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды – марафонда катнашучы егет сөйгәненә тәкъдим ясады.
Зур гаилә яллары кысаларында Казанның Меңьеллык мәйданында хезмәт династияләрен бүләкләү булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, бүләкләнүчеләргә мөрәҗәгать итеп, хезмәт династияләренең горурлык һәм безнең республика һәм Россия тарихының аерылгысыз өлеше булуын ассызыклады.
Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеме белән яңа «Транспорт» дәресләре блогын башладылар.